алай 1. мест. указ. 1) так (хорошо, плохо, много, мало, высоко, низко, легко, трудно), этак алай димәдем — я так не говорил, я говорил не так алай көрәшмиләр аны — не так надо бороться-то алаймы, түгелме — так или нет алай итми, болай булмый — (посл.) чтобы было так, надо сделать эдак (т. е. для успеха одного дела надо поступиться чем-л.) алай түгел, болай ул, арпа түгел, бодай ул — (посл.) это не так, а эдак, это не ячмень, а пшеница 2) такой, этакий алай куркак булма — не будь таким трусливым алайга (сәләтсезгә) охшамаган — на такого (неспособного) он не похож 3) в косв. ф.; разг. такое, столько алайны мин дә күтәрәм — такое и я могу поднять 4) в дат. п. алайга до этого (того, такого) алайга ук барып җитмәстер аларның бәхәсләре — до этого, видимо, не дойдут их споры •• алай гына мулла (патша) кызында да була — см. андый гаеп мулла кызында да була алай гына (да) түгел — более того алай да болай — см. алай да, болай да алай да вай, болай да вай — (и) так и эдак плохо алай дисәң — но тогда, но в таком случае алай итеп, болай итеп — разными (всеми) способами (путями); всеми правдами и неправдами алай микән — выраж. сомнение ой не так ли? алаймыни? — да ну, неужели! разве? алайга таба — см. алай 2)-3) алаймы, болаймы — так или этак (иначе) алайга калса — см. алайга китсә - алай бик... - алай булгач - алай булса - алай гына - алай да - алай да, болай да - алай икән - алай ук - алай ук түгел - алайга китсә - алайга китә икән 2. в знач. нареч. 1) см. алай гына 2) алайга туда, в (на) ту сторону (смотреть, пойти, повернуть голову) алайга барасы түгел — не туда надо идти 3) так, таким образом әгәр эшләр алай барса — если дела так пойдут 3. в знач. межд. 1) чаще ала-а-а-й так (значит), та-а-ак; м-да, н-да, гм, хм; то-то бара алмый дисең инде... Алай-а-й... — говоришь, не может поехать... Так (значит)... 2) алаймы а-а-а, ага-а; ага, так; так (значит) алаймы! курыктыңмы? — а-а-а! испугался?
Ш. Н. Асылгараев, Ф. А. Ганиев, М. З. Закиев, К. М. Миннуллин, Д. Б. Рамазанова 2007: Татарско-русский словарь; Институт языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова; Kazan. (2 volumes, 726 + 728 pages, ~56000 entries)