TAT-GER | TAT-RUS | RUS-TAT | UDM-RUS

Tatar-Russian


(Latin queries will be automatically transliterated into the Cyrillic alphabet.)


   Headwords Entries Entries (no transcription)
Search:   Whole Words All Matches

А Ә Б В Г Д Е Ё Ж Җ З И Й К Л М Н Ң О Ө П Р С Т У Ү Ф Х Һ Ц Ч Ш Щ Ъ Ы Ь Э Ю Я



күз
сущ.
1) глаз, око уст. и поэт.
матур зәңгәр күзләр — красивые голубые глаза
кылый күз — раскосые глаза
күзләр яшьләнү — появление слёз на глазах
күз авырулары — глазные болезни
күз даруы — глазные капли
күз клиникасы — глазная клиника
күз - күңелнең көзгесе — (погов.) глаза - зеркало души
күз күрә дә, буй җитми — (посл.) видит око, да зуб неймёт
ышанма күзеңә, ышан сүземә — (погов.) не верь (своим) глазам, верь
(моим) словам
күзләр матурны, иреннәр татлыны ярата — (посл.) глаза любят
красивое, уста - сладкое
2) зрение, глаз || зрительный
үткен күз — острый (намётанный) глаз
тәҗрибәле күз — опытный глаз
күз күреме — поле зрения, кругозор
күздән югалу — исчезнуть из поля зрения
күз алдану — обман зрения, оптический обман
күз хәтере — зрительная память
3) взгляд, взор
күз йөртеп чыгу — обвести взглядом, окинуть взором
күзләр белән озатып калу — провожать взглядом
күзләрне еракка төбәү — устремить взоры вдаль
4) перен.; разг. глаз (надзор, просмотр)
балаларга ана күзе кирәк — детям нужен материнский глаз
монда җаваплы кеше күзе җитми — здесь не хватает глаз
ответственного лица
һәр җирдә аның үз күзе — везде у него свой глаз
5) ушко (иголки)
йозак күзе — ушко замка
6) дыра, отверстие, проушина
балта күзе — проушина топора
7) глазок (двери)
8) разг. звено, глазок (окна, рамы)
9) петля (на вязальных изделиях)
күз төшерү — спустить петлю
10) ячейка, ячея
җәтмә күзенә эләккән балык — рыба, застрявшая в ячейках сети
кәрәз күзе — сотовая ячея
11) бот. глазок (у картофеля, деревьев, растений)
12) перен. ямка (в каше для масла)
13) мелкая полынья (на поверхности льда)
14) в притяж. ф. обозначает место, подвергающееся сильному
воздействию солнца, ветра и т. п., или середину, центр чего-л.
кояш күзе — солнцепёк
җил күзенә утыру — сесть в самое ветреное место
күлләвекнең күзенә басу — наступить в самую середину лужи
15) поры (у сыра, хлеба); см. тж. күзәнәк 5)
16) ласк. күзем см. күзалмам
17) в знач. нареч.; в исх. п.; разг. күзеннән до краёв, доверху (о
жидкости в сосуде); см. тж. мөлдерәмә
18) в знач. нареч.; в направит. п.; разг. күзгә на вид, со стороны
күзгә бик таза — на вид очень здоровый
19) в знач. послелога; в местно-вр. п.; разг. күзендә в глазах
(чьих-л., перед кем-л.)
халык күзендә — в глазах людей, перед народом

- күз агу
- күз агы
- күз алмасы
- күз бәйләш
- күз врачы
- күз кабагы
- күз карасы
- күз карашы
- күз койрыгы
- күз күрмәү
- күз күрмәс булу
- күз кысу
- күз мускулы
- күз нуры
- күз талдыру
- күз талу
- күз тәбә
- күз томалану
- күз төбе
- күз үләне
- күз уты
- күз чокыры
- күз чыгару
- күз ясмыгы
- күз ялтыравыгы
- күз яше
- күз яше юлы
- күз яшь бизләре
- күзгә ак төшү
- күзгә күренми торган
- күзгә күренмәслек
- күзе китү
- күзеннән итү
- күзләр йомылу
••
күз агы белән карау — посмотреть злобно, враждебно
күз агы кебек саклау — беречь как зеницу ока
күз алакаю — см. күз алару 1)
күз аларту — прост. строить глазки (кому-л.)
күз алды (аллары) караңгылану (томалану, чуарлану) — помутиться в
глазах (от волнения, бессилия и т. п.)
күз алдына килү (килеп басу) — оживать (ожить, вставать/встать)
перед глазами; предстать перед глазами
күз алдына китерү (китереп бастыру) — представить, вообразить
күз алдында йолдызлар уйнау — см. күздән утлар күренү
күз алдында (уңында) тоту — см. күздә тоту
күз алдында тоту — см. күз алдыннан китмәү
күз алдында чуалу — вертеться на глазах (перед глазами); лезть в
(на) глаза
күз алдыннан уздыру (кичерү) — представить мысленно
күз алдыннан узу (кичү) — промелькнуть перед глазами
күз алмашу (алышу) — обменяться взглядами
күз артында — за глаза, заглазно
күзе астында — под (чьим-л.) наблюдением (контролем); в присутствии
(кого-л.)
күз атып йөрү — быть влюблённым (в кого-л.)
күз ачарлык түгел — см. күз ачкысыз
күз ачып күз йомганчы — не успеть глазом моргнуть; в мгновение ока;
вмиг
күз(ләр) әлҗе-мөлҗе килү — в глазах потемнело (помутилось), в
глазах рябит
күз әшнәлеге (танышлыгы) — случайное знакомство, шапочное
знакомство
күз бәйләнү — смеркаться, темнеть
күз бәйләү — см. күз буу
күз(ләр) белән ашау — есть (поедать, пожирать) глазами
күз белән сөзү — впериться
күз(не) бетерү (бетәштерү) — ослаблять/ослабить зрение, портить,
испортить зрение
күз булу — см. күз-колак
күз буяу — втирать/втереть очки; пускать/пустить пыль в глаза;
замазать глаза (кому-л.) прост.
күз буяучылык — очковтирательство
күз дә йоммау — и глаз не сомкнуть
күз дә йоммыйча — и глазом не моргнув
күз дә каш урынына күрү — лелеять, оберегать
күз(ләр) дүрт булу — широко раскрыть глаза, вытаращить, вылупить
глаза (от удивления, изумления или страха)
күз җиткән кадәр — насколько хватает глаз; куда достигает взгляд
күз җитмәгән — далёкий, незнакомый, неизвестный (о землях, крае,
стране)
күз җитмәслек — необозримый, неоглядный
күз иләге аша үткәрү — прочитать внимательно, критически (книгу,
рукопись, статью и т. п.)
күз (дә) иярмәү — делать (что-л.) ловко, проворно (букв. глазом не
уследить; глаза не поспевают за чем-л.); спориться в руках (у кого-
л.), скор на руку
күз иярмәс(лек) тизлек белән — молниеносно, мгновенно; с
молниеносной быстротой
күз йомдыру — обмишулить
күз йомып алу — вздремнуть, прикорнуть
күз йомып йөрү (тору) — смотреть сквозь пальцы (до поры до времени)
күз йомып калу — проморгать, прозевать
күз йомып та табу — находить (найти) с закрытыми глазами (т. е.
хорошо знать местонахождение кого, чего-л.)
күз йөгертү (йөгертеп чыгу) — просмотреть бегло (поверхностно),
пробежать глазами
күз (кабагы) тарту — подёргивание века (по суеверию: к радости или
к неприятности)
күз камаштыргыч — см. күз явын алырлык
күз камашу — см. күз чагылу
күз карасы кебек асрау — беречь, лелеять, носить на руках (кого-л.)
күз карасы кебек (күз карасыдай) саклау — беречь (хранить) как
зеницу ока; беречь пуще глаза (кого-л., что-л.); лелеять, пестовать
(кого-л.)
күз карашка — на вид, внешне
күз качыру — скрываться, не показываться
күз күргән якка — куда глаза глядят; на все четыре стороны
күз күреме белән — см. күз үлчәме белән
күз күреме җирдә, күз күремендә — сколько доступно глазу
күз күреме җиткән кадәр — в пределах обозреваемости (досягаемости)
күз күреме җитмәслек — необозримый, необъятный
күз күрер (әле) — видно будет, посмотрим
күз күрмәгән — незнакомый, неизвестный
күз күрмәгән, колак ишетмәгән — невиданный, неслыханный (доселе)
күз күрмәс, колак ишетмәслек (җир) — далёкий, дальний (край)
күз(ләр) күмергә әйләнү — см. күзләр күгәрү
күз кысышу — перемигиваться, подмигнуть друг другу
күз(ләр) мәңгегә йомылу — заснуть (уснуть) вечным (могильным,
последним) сном
күз нуры түгү — о напряжённой работе, связанной со зрением
күз очы белән, күз очтан — см. күз кырые белән генә
күз салгалау — посматривать, поглядывать
күз сирпү (сирпеп алу) — метнуть взгляд (из-под бровей); бросить
быстрый взгляд
күз суын түгү — см. күз яше түгү
күз(ләр) сүнү — потухнуть, потускнеть, поблёкнуть (о глазах)
күз терәге — опора, надежда (чья-л.) (единственный человек, на
которого вся надежда)
күз терәп — с надеждой
күз тимәсен (тия күрмәсен) — как бы не сглазить
күз томалау — надевать шоры на глаза; отводить глаз
күз төшерү — бросать (бросить, кидать/кинуть) взгляд (на кого, что-
л.)
күз(ләр) түгәрәкләнү — см. күз шар булу
күз тышта калу — (букв. оставить глаза на улице) не видеть
помещение пока глаза не привыкнут
күз уйнату — строить глазки
күз(ләр) уттай (ут кебек) яну — см. күз ут булу
күз уңында тоту — см. күздә тоту 1)
күз үлчәме (үлчәве) — глазомер
күз җиткән кадәр — насколько хватает глаз; куда достигает взгляд;
күз җитмәслек необозримый, неоглядный
күз чамасы белән — на глазок, на глазомер
күз(ләр) чекерәю — см. күз акаю
күз(ләр) чуарлана — в глазах рябит
күз чыга язу — проглядеть (просмотреть) все глаза
күз чыгу — ослепнуть, лишиться глаз
күз яздырып — скрытно; тайно
күз яктысында — пока видно, пока не стемнело; засветло
күз(ләр) ялтырау (яну) — см. күз ут булу
күз яше аралаш (катыш) — сквозь слёзы
күз яше (яшьләре) белән — в слезах (просить, умолять)
күз яше (яшьләре) төшәчәк (тотачак) — отольются (чьи-л.) слёзы
(слёзки) (кому-л.)
күз яше кою — утопать в слезах
күз яшенә буылу (тыгылу, төелү) — глотать слёзы
күз яшьләренә ирек бирү — дать волю слезам, лить слёзы в три ручья
күзгә алырлык — заслуживающий внимания
күзгә бәрелү (ташлану) — бросаться (кидаться) в глаза
күзгә бәреп (бәрелеп) тору — бить в глаза, резать глаза (глаз)
күзгә ике булып күренү — двоиться в глазах
күзгә йокы кермәү — не сомкнуть глаз
күзгә карап көлү — смеяться в глаза (издеваться, оскорблять)
күзгә карап җан сату — врать как сивый мерин
күзгә керерлек (керердәй) булып — пристально (смотреть на кого-л.)
күзгә кереп бару (керергә тору, керәм дип тору) — лезть на глаза
(привлекать к себе чьё-л. внимание)
күзгә керү — лезть в глаза (стараться быть замеченным)
күзгә көл сибү — пускать/пустить (кому-л.) пыль в глаза
күзгә көя булу — см. күз көеге булу
күзгә күзне куеп — с глазу на глаз
күзгә күренеп — (прямо) на глазах, заметным образом
күзгә күренеп калу (китү) — показаться (появиться) в поле зрения;
промелькнуть
күзгә (дә) күренмәү — не показываться на глаза; не показывать и
носа
күзгә терәп әйтү — см. күзгә бәреп әйтү
күзгә терәү (сугу) — одурачить, оставить в трудном положении
күзгә төртелү (бәрелү, бәрелеп тору) — бросаться в глаза; колоть
глаза, мозолить глаза
күзгә төтен җибәрү — пустить в глаза пыль (дым)
күзгә төшкән чүп (ак) кебек — как бельмо на глазу
күзгә эленү (эләгү) — см. күзгә чалыну
күзгә эләрлек — достойный внимания
күзгә яшь тыгылу — слёзы подступили к горлу
күздә тотылу — иметься в виду
күздә ут уйнау (кабыну, яну), күзләре ут уйнау — глаза разгорелись;
глаза искрятся
күздә чүп булып тору — мозолить глаза (кому-л.) прост.
күздән очкыннар чәчү — сверкать/сверкнуть (метать молнии) глазами
(на кого-л.)
күздән пәрдә ачылган кебек булу — словно (точно) пелена с глаз
спала
күздән югалту — потерять из виду
күздән югалу (юк булу) — уйти (выпасть, исчезнуть) из поля зрения
күздән яшьләр килгәнче — до слёз (смеяться)
күзе атылып чыгарга тора — глаза на лоб вылезли, глаза вылезли из
орбит
күз(ләр)е дә йөз(ләр)е — на глазах; см. тж. күз алды
күзе очлы — острый на глаз (глаза)
күз(ләре)е тоз булу — ждать не дождаться, проглядеть (высмотреть)
все глаза
күзе туймас (кеше) — ненасытный, жадный, алчный (человек)
күзе тую — насытиться (чем-л.); удовлетвориться
күзе чыккан — бывалый, опытный (в каком-л. деле); видавший виды
күзләре чыксын! — чтоб его глаза лопнули! чтоб ему было пусто!
күз(ләр)е әйтеп тора — по глазам видно
күзе җете — хорошо видит, зрение хорошее
күз(ләр)ем күрмәсен иде — глаза бы мои не видели (не глядели)
күзем (чәчрәп) чыксын! — пусть глаза мои лопнут!
күземнән югал — прост. с глаз долой
күземә күренмә(гез) — вон отсюда, с глаз долой
күзен алу — отвести взгляд, прятать глаза
күз(ләр)ен зур итеп ачу — делать большие (круглые) глаза, смотреть
большими глазами (на кого, что-л.)
күз(ләр)ен йомдыру — закрыть глаза (умирающему)
күз(ләр)ен мөлдерәтеп (тутырып) карау — смотреть сквозь слёзы
(печально)
күз(ләр)ен сөзеп карау — смотреть, посмотреть исподлобья
күзен тоз итеп — см. күзен тозландырып
күзен томалау — закрыть глаза (кому-л.)
күзен чыгарганчы (әйтү) — сказать прямо в глаза; резать правду-
матку в глаза
күзен чыгару — выколоть глаз, выбить глаз, ослепить
күзенең үткенлеге — намётанность глаз
күзеннән агыза да тора — глаза на мокром месте; глаза не просыхают
күзеннән ут уйнату (чәчү) — пронзить жгучим взглядом
күзенә басу — угадать точно
күз(ләр)енә йотылу (текәлү) — пристально смотреть в глаза (кому-
л.); впериться глазами
күзенә каратып тоту — приворожить
күзенә керергә тырышу — добиваться расположения (кого-л.);
стремиться понравиться (кому-л.); лезть на глаза (кому-л.)
күзең чыкканмы (әллә)! — прост. ослеп, что ли!
күзләр мәңгегә (мәңгелеккә) йомылу — заснуть (уснуть) вечным
(могильным, последним) сном
күз(не) алмау — не сводить (спускать) глаз
күз(ләр)не ачык тоту, күзне ачып йөрү — быть осторожным
(осмотрительным), внимательным; глядеть в оба
күз(ләр)не гарешкә терәп — уповая на бога
күзне йомып — с закрытыми глазами; не размышляя, недолго думая
күз(не) йөртү (йөгертү) — окинуть взглядом, пробежать глазами
күзне калайландыру — см. күзне тозландыру
күз(ләр)не кан басу (кан алу) — наливаться кровью (о глазах);
рассвирепеть
күз(ләр)не кая яшерергә белмәү — не знать, куда глаза девать/деть
күз(ләр)не майландыру (мутландыру) — см. күзне уйнату
күзне күзгә текәп (төбәп, терәп) — вперившись глазами друг в друга
(разговаривать, стоять и т. п.)
күз(ләр)не чагырайту — вытаращить глаза
күз(ләр)не челәйтү (челәйтеп карау) — смотреть (наблюдать, глазеть
прост.) вытаращенными глазами (вытаращив глаза)
күз(ләр)не челт-челт йому — хлопать глазами
күз(ләр)не шар итеп ачу — вытаращить (выпучить) глаза (от
удивления, изумления или испуга)
- күз акаю
- күз алару
- күз алды
- күз алдында
- күз алдыннан китмәү
- күз аллары караңгылану
- күз ату
- күз ачкысыз
- күз ачтырмау
- күз дә ачтырмау
- күз ачылу
- күз бетү
- күз бетәшү
- күз буу
- күз буучы
- күз йому
- күз калмау
- күз көеге
- күз көеге булу
- күз күгәрү
- күзләр күгәрү
- күз күргән
- күз кызу
- күз кырые белән генә
- күз кырые белән карау
- күз кырые белән генә карау
- күз чите белән карау
- күз койрыгы белән карау
- күз маңгайга менү
- күзләр маңгайга менү
- күз нурым
- күз өстендә каш кебек
- күз өстендәге каштай
- күз салу
- күз ташлау
- күз тию
- күз тидерү
- күз тигезү
- күз тону
- күзләр тону
- күз тоткан
- күз тотып йөргән
- күз төшү
- күзләр уйнау
- күз ут булу
- күзләр ут булу
- күз үлчәме белән
- күз үлчәве белән
- күз җитү
- күз чагылу
- күзләр чагылу
- күз шар булу
- күзләр шар булу
- күзләр шардай булу
- күзләр шарланып китү
- күз эленү
- күз явын алу
- күз явын алып тору
- күз явын алырлык
- күз яше түгү
- күзгә ак-кара күренмәү
- күзгә карап
- күзгә күренү
- күзгә ташлану
- күзгә төрткесез караңгы
- күзгә чалыну
- күздә тоту
- күздән калу
- күздән кичерү
- күздән уздыру
- күздән үткәрү
- күздән төшерү
- күздән төшү
- күздән утлар күренү
- күзгә утлар күренү
- күздән ычкындырмау
- күздән югалтмау
- күздән яздырмау
- күздән язу
- күзе ачылмаган
- күзе ачык
- күзе тону
- күзләре тону
- күзе яшьле
- күзләре яшьле
- күзен бәйләү
- күзләрен бәйләү
- күзен тозландырып
- күзләрен тозландырып
- күзне тозландыру
- күзенең агын әйләндереп карау
- күзең тишелеп чыккыры
- күзне камаштыру
- күзләрне камаштыру
- күзне кыздыру
- күзне кызыктыру
- күзләрне кыздыру
- күзләрне кызыктыру
- күзне текәү
- күзне төбәү
- күзне уйнату
- күзләрне уйнату
- күзне чагылдыру
- күзләрне чагылдыру
- күзне чагылдырырлык
- күзләрне чагылдырырлык
- күз тоту
- күзгә бәреп әйтү
- күзгә төртеп әйтү

Ш. Н. Асылгараев, Ф. А. Ганиев, М. З. Закиев, К. М. Миннуллин, Д. Б. Рамазанова 2007: Татарско-русский словарь; Институт языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова; Kazan. (2 volumes, 726 + 728 pages, ~56000 entries)