тормыш сущ. 1) а) в разн. знач. жизнь || жизненный, житейский иҗтимагый тормыш — общественная жизнь тормышта үз урыныңны табу — находить/найти своё место в жизни авыл тормышы — деревенская жизнь иске тормыш — старая жизнь шәхси тормыш — личная жизнь тормыш мәшәкатьләре — житейские заботы тормыш тәҗрибәсе — жизненный опыт вокзалда тормыш кайнап тора — на вокзале жизнь кипит б) материальные условия жизни; быт || бытовой иркен тормыш — зажиточная жизнь, зажиточность тормыш ваклыклары — бытовые мелочи в) перипетии жизни; судьба тормышында зур үзгәрешләр — большие изменения в его судьбе 2) существование, бытие (как биологический процесс); см. яшәү 3) в знач. нареч. тормышта замужем ул инде күптән тормышта — она давно уже замужем • - тормыш дусты - тормыш иптәше - тормыш юлдашы - тормыш итеп яткан булабыз - тормыш итү - тормыш көтү - тормыш кичерү - тормыш киңәше - тормыш кору - тормыш кушуы - тормыш кушуы белән - тормыш рәвеше - тормыш тамыры - тормыш юлы - тормышка ашмастай - тормышка ашмаслык - тормышка ашу - тормышка ашыру - тормышка бирү - тормышка караш - тормышка чыгу - тормыштан алынган - тормыштан алынган типлар - тормыштан артта калу
Ш. Н. Асылгараев, Ф. А. Ганиев, М. З. Закиев, К. М. Миннуллин, Д. Б. Рамазанова 2007: Татарско-русский словарь; Институт языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова; Kazan. (2 volumes, 726 + 728 pages, ~56000 entries)