һәлакәт сущ. 1) гибель, смерть; погибель уст. һәлакәт тырнагыннан коткару — вырвать из когтей смерти 2) катастрофа, крушение, авария атом төш һәлакәте — ядерная катастрофа юл һәлакәте — дорожная авария сугыш һәлакәтен булдырмау — избежать военной катастрофы табигатьне һәлакәттән коткару — спасти природу от катастрофы 3) бедствие, напасть, беда, несчастье коточкыч һәлакәт — ошеломляющая беда елда бер һәлакәт килә хуҗалыкка — каждый год хозяйство терпит какое-либо бедствие (напасть) бердәм өйдә бәрәкәт бар, гаугалы өйдә һәлакәт бар — (посл.) дружба в доме - изобилие, раздор в доме - бедствие 4) перен. крах, крушение, катастрофа, гибель кешелек дөньясын экология һәлакәте көтә — человечество подстерегает экологическая катастрофа • - һәлакәткә очрау •• һәлакәт күзенә карау — глядеть (смотреть) прямо в глаза смерти һәлакәт (базы) упкыны алдында тору — быть на краю пропасти һәлакәт чокырына бару (якынлашу) — скатываться/скатиться в пропасть һәлакәткә салу — навлекать/навлечь (на кого-л.) беду
Ш. Н. Асылгараев, Ф. А. Ганиев, М. З. Закиев, К. М. Миннуллин, Д. Б. Рамазанова 2007: Татарско-русский словарь; Институт языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова; Kazan. (2 volumes, 726 + 728 pages, ~56000 entries)