һәркем мест. опред. 1) каждый, всякий, всяк; каждый человек һәркем алдында — перед каждым, на виду у каждого (всех) һәркем үз кирәген уйлый — каждый думает о своём; всякий хлопочет, себе добра хочет һәркем үзенчә фикер йөртә — всяк по-своему рассуждает һәркем үз урынын белергә тиеш — (посл.) всяк сверчок знай свой шесток (букв. каждый должен знать своё место) һәркемнән сәләтенчә, һәркемгә хезмәтенчә — (погов.) от каждого - по способностям, каждому - по труду һәркемнең үзенеке үзенә ай күренә йөзенә — (посл.) всякому своё и немытое бело 2) в сочет. со словами на -лы, -лык обще- һәркем алырлык, һәркемнең хәленнән килерлек — общедоступный һәркемгә аңлаелышлы, һәркем аңларлык — общепонятный, общедоступный; популярный һәркемгә билгеле (таныш) — общеизвестный, заведомый һәркем өчен дә (һәркемгә дә) мәҗбүри — общеобязательный •• һәркемгә билгеле хакыйкать — азбучная истина һәркемнең үз туксаны туксан — каждый мерит на свой аршин
Ш. Н. Асылгараев, Ф. А. Ганиев, М. З. Закиев, К. М. Миннуллин, Д. Б. Рамазанова 2007: Татарско-русский словарь; Институт языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова; Kazan. (2 volumes, 726 + 728 pages, ~56000 entries)